Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
6 июнь 2019, 11:25

Рецептлар да, салат савытлары да – кирәкле

Игнатовка авылыннан Виктор Щерба «Атна саен бүләк» акциясе барышында салат савытлары отты.

Пенсиядәге абзый безгә туганы шалтыратканнан соң килгән – күңелле яңалык турында нәкъ ул хәбәр иткән.

– Ул үзе дә былтыр район гәзитеннән автомобиль компрессоры отты. Бу юлы миңа шалтыратып, документларыңны ал да редакциягә бар, ди. Мин башта ышанмыйча тордым, – дип сөйләде Виктор Владимирович.

Виктор Щерба лаеклы ялга чыкканчы Уфада нефть эшкәртү заводында эшләгән. Әни һәрвакыт гәзит ала иде, диде ул, үзе дә район яңалыкларын белү өчен языла. Тормыш иптәше Вера Александровна тумышы белән Бөре районыннан булса да район гәзитен көтеп алып укый. – Хатыным еш кына район гәзитендәге рецептларны куллана. Шуңа күрә салат савытлары бик тә ярап куяр, – диде Виктор Владимирович.
Читайте нас: