Чишмэ
+24 °С
Облачно
Укучы – гәзит
27 Мая 2019, 06:54

Гәзит укыр өчен вакыт табам

Район гәзитеннән бүләк уйнатканда шикәр заводы бистәсендә яшәүче Рима Гыйльманова графин һәм стаканнар отты.

– Ирем белән мин – район гәзитенең даими укучылары. Анда һәрберебез өчен кызыклы мәкаләләр бар. Озын кичләрне шулай гәзит укып, телевизор карап үткәрәбез, оныкларга оекбаш-бияләй бәйлим. Җәй мәшәкатьлерәк, әлбәттә, бакчада эш күп, шулай да яраткан гәзитебезне уку өчен вакыт табыла. Редакция хезмәткәре күршедә генә яши, аның аша язылабыз. Һәр яңа санны курьер китерә, – диде Рима Сәфәргали кызы.
Читайте нас