Кирәк булачак: 2 литр су, 300 г кайнатма, 5–6 йөзем, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 г коры чүпрә.
Кайнатманы банкага салып өстенә җылы су коегыз. Яхшылап болгатканнан соң шикәр комы, чүпрә һәм йөзем өстәп, капкач ябып 5–6 сәгатькә җылы урынга куегыз. Җимешләре һәм йөземе өскә калкып чыкса, эчемлек әзер. Марля аша сөзеп, өстен каплап суыткычка алып куйсагыз да була.