Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
24 Май 2019, 13:18

Үләннәрне майда җыегыз

Дару үләне дигәч тә аны теләсә кайчан һәм теләсә ничек җыярга ярамый.

Үзенең тәртибе бар. Әгәр шуны санга сукмыйча, «бардым, күрдем, алдым» – дип кенә йөрсәң, ул дару үләне түгел, ә гап-гади печән генә була. Аларның дәвалау үзенчәлекләре озак саклансын, шифасы көчле-куәтле булсын өчен бик күбесен билгеле бер вакытта җыярга кирәк. Май уртасы июнь башында карлыган яфрагы, кычыткан, тузганак, бака яфрагы, урман җиләге һәм үги ана яфрагын, әрем, шомырт, чия, алмагач чәчәкләрен җыярга кирәк. Бу вакытта әлеге яфраклар микроэлементлар һәм кояш нурлары белән баетылган була. Беренче кагыйдә: үләннәрне бары тик авылда яисә урман һәм болыннарда гына җыярга ярый. Шәһәр паркларында җыелган дару үләннәре зыян салырга мөмкин. Үләннәрне караңгы, коры бүлмәдә киптерәләр.
Читайте нас: