Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
24 Май 2019, 13:23

Кадер кичәсе кайчан була һәм аны ничек уздырырга?

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел.

Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның соңгы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә куша.

Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә диелгән. Мөселман кешесе бу көннәрне Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш, шул вакытта ул Аллаһы каршында хәерле бәндәләрдән булачак. Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора. Таң атканчыга хәтле бу кичәдә йолдызлар атылмый. Аллаһ Тәгалә җир шарын бу кичәдә төрле зарарлардан, афәтләрдән, җир тетрәүләрдән, кешеләрне шайтаннарның вә сихерчеләрнең зарарыннан саклый. «Кадер» сүрәсендә бу турыда: «Ул кич имин, тыныч кич булачак», – дип әйтә. Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмый. Бу кич узганнан соң кояш икенче көнне нурлар сипмичә сүлпән чыгачак.


Ни өчен ул яшеренгән?

Кешеләр Рамазан аеның ахыргы ун көненең бары тик бер кичәсендә генә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылмыйча, барлык кичәләрдә дә Аңа гыйбадәт кылсыннар һәм изге гамәлләр эшләсеннәр өчен яшерелде ул бездән. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә бу кичәнең кайсы көндә булуын хәбәр итте, ләкин соңыннан аны аңа оныттырды.
Ул төнне нинди гыйбадәтләр кылырга кирәк?

Бу төндә сигез рәкәгать тәһәҗҗүд намазын уку дөрес. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Кем дә кем Кадер кичәсендә Аллаһ Тәгаләнең әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аннан гына әҗер-савап өмет итеп намаз укыса, аның бөтен элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бохари хәдисләр җыентыгы). Моннан тыш, Коръән укыгыз, зикер әйтегез, сәдака бирегез һәм дога кылыгыз.
Кадер кичәсендә кешенең бер еллык гамәлләре, бәхетле-бәхетсез булуы языла?

Кадер кичәсендә киләсе елда дөньяда булачак вакыйгалар һәм кешеләр турында мәгълүмат фәрештәләргә билгеле була. Мәсәлән, үлем фәрештәсе Газраил гәләйһиссәләм киләсе елда ничә кешенең җанын аласын, Микаиль фәрештә нихәтле яңгыр явасын һәм уңыш буласын белә. Фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр.
Бу көннең махсус догасы бармы?

Мөхәммәд пәйгамбәрдән хатыны Гаишә анабыз бервакытны сорады: «Йә Аллаһның илчесе? Әгәр дә мин Кадер кичәсенең җиткәнен сизсәм, нинди дога укырга тиеш?». Ул әйтте: «Син әйт: «Әллаһүммә иннәкә гафувун, кәримүн. Түхиббүль-гафвә, фәгъфү ганнии». Мәгънәсен: «Йә Аллаһ! Син, һичшиксез, гафу итүче, Юмарт. Син гафу итүне яратасың. Минем гөнаһларымны гафу итсәң иде».
Читайте нас: