Туу белән бәндә дөньяларга
Чын күңелдән исәнлек телибез,
Ничек яшәр, кайда гомере үтәр,
Ә боларын без бит белмибез.
Кайберәүләр китәр бу дөньядан
Кайберәүләр үсеп җиткәч китә
Вафат булып тормыш юлында.
Туганнан соң үсә башлау белән
Без белмибез нәрсә телибез.
Без бит килгән монда вакытлыча,
Шул гомернең кадерен белмибез.
Соңгы юлның ничек үтәсен,
Иртә булса тизрәк кич булсын, дип,
Ә кич булса, тизрәк иртәсе.
Читкә киткәч якын кешеләрне
Түзә алмый сагынып көтәбез,
Тизрәк килсен иде шул көн дибез,
Һәм сизмибез гомер үткәнен.
Тырышабыз гүя җиткерергә,
Кайчан туктарга да белмибез,
Беребезнең дә уйга керми шунда,
Бу дөньяга кабат килмибез.
Шуның өчен сезгә әйтер идем:
Сабыр гына түзеп яшәсәгез,
Үкенмәссез бәлки соңында.
Озын гомер теләп башкаларга
Талмасын ла сезнең телегез,
Бу дөньяда без бит кунак кына,
Кадерен белеп яши белегез.