Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
20 Май 2019, 11:42

Ирекле дактилоскопия: кемгә һәм ни өчен кирәк?

Сорау бир

«Ни өчен миграция бүлегендә бармак эзләрен калдырырга тәкъдим итәләр?».

И. Кирилова, Чишмә поселогы
  • Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлеге начальнигы Алмаз Карачурин җавап бирә:
– Кайбер хәлләрдә дактилоскопиянең кирәге чыгарга ихтимал. Полициянең мәгълүматлар базасында кешенең бармак эзләре сакланса, аның шәхесен ачыклауда кыенлык тумый. Бу бәхетсезлек очраклары – янгын, юл һәлакәте, җир тетрәү булганда гына түгел, ә кеше хәтерен яки аңын югалтып дәваханәгә эләккәндә дә кирәк булырга мөмкин.

Полицейскийлар бу гражданинның шәхесен ачыклагач, аның кайдалыгын тиз арада туганнарына хәбәр итә ала. Бармак эзләрен калдыруның тагын бер уңай ягы бар – паспортын югалткан очракта кешенең шәхесе бер кыенлыксыз бармак эзләре буенча ачыклана. Гражданин чит шәһәргә барганда бу аеруча көнүзәк – һәркемнең кесә карагы корбаны булуы ихтимал.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча миграция бүлегенә килеп ирекле рәвештә бармак эзләрен калдырырга мөмкин, моның өчен үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.
Читайте нас: