Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
13 Май 2019, 17:51

Искә алыгыз

Сугышка китәр алдыннан 1941 елның 14 июлендә язылган шигырь

Ишек алдым ак чәчкә,

Күбрәге күк чәчкә,

Дөньялыкта кавышмасак,

Күрешербез мәхшәрдә.

Чит илләрдә вафат булсам,

Каберем тирән казыгыз.

Һәр ел шушы вакытларда

Мине искә алыгыз.

Ашыйм алма пешкәнен,

Өзелеп җиргә төшкәнен,

Белми калдым, сизми калдым

Башым утка төшкәнен.

Иртән торып битең югач,

Кара, җаным, көзгегә,

Көзгеләрдә үзең күргәч,

Искә төшер мине дә.

Һаваларда ак күгәрчен

Баласын кагындыра.

Балаларым, җырлар язам,

Җырларсыз сагынганда.

Мә, бәбкәем, алтын тарак,

Чәчегезне тарарсыз,

Минем киткән юлларыма

Чыгып-чыгып карарсыз.

Туган-үскән җирләрем,

Печән чапкан җирләрем,

Күк чәчкәдәй күкрәп кала

Туып-үскән илләрем.


Габделмалик Садыйков
Читайте нас: