Чишмэ
+12 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Укучы – гәзит
11 Мая 2019, 07:32
Әти, дип әйтә алмадым
Гәзит укучыбыз иҗаты
Әтием китте сугышка,
Әйләнеп кайталмады,
Хәзер инде үзем дә карт,
Әти, дип әйталмадым.
Әти, дип әйтә алмыйча,
Дөнья куйды бик күпләр.
Әтиле балага карап, әрнеп
Үтте безнең гомерләр.
Сугыш ветераннары азайды,
Аз калды балалары,
Шул чорда бала үстергән
Данлыйк без аналарны!
Бик яшь кызлар, яшь аналар
Җиң сызганып эшләде,
Явыз дошман берни аямыйча,
Котырганнан котырды.
Совет иле, Туган илем халкы
Саклап, яклап калды җиремне!
Кулга корал тотып каршы барды,
Үзенә юлдаш итеп үлемне.
Җиңү килде бик күп югалтулар аша,
Ятим калды бик күп балалар,
Тетрәде, сыкрады җир күкрәге,
Ләкин юк бит башка чаралар.
Әти, дип әйтә алмаучыларның
Канлы яшь йөрәгендә,
Бәхет-шатлыклар елмайсын
Калган гомерләрендә!
Укытучы-пенсионер Зәбирә Кахтиранова – Әхмәтҗанова,
Арслан авылы
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"