Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Укучы – гәзит
11 Мая 2019, 07:23
Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итсәләр
«Шофер юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителсә, таныклыгын ЮХИДИгә тапшырырга тиешме яки аны үзендә калдыра аламы?».
Р. Ф., Чишмә поселогы
Сорауга Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Әлфия Вәлиева җавап бирә:
– Кагыйдә бозучы карар законлы көчкә кергәннән соң өч көн эчендә ЮХИДИгә машина йөртү таныклыгын тапшырырга (югалткан очракта – бу турыда шулай ук өч көндә хәбәр итәргә) тиеш. Шулай эшләмәгән очракта нәрсә булачак? Әлеге таныклык белән закон бозмаучы шофер образында барыбер йөреп булмаячак – документларны тикшергәндә таныклыктан мәхрүм ителү турындагы мәгълүмат билгеле булачак (хәтта кулга алулары бар). Шуны белү мөһим: таныклыкны алу срогы аны тапшырган яки тартып алган көннән исәпләнә башлый. Аны тапшырмый торып, сез вакытны кулдан ычкындырасыз.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"