Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
10 Май 2019, 12:37

Бөек Ватан сугышы чорында булган нинди вакыйга хәтерегезгә уелып калды?


– Әтием, Хәмит Әбдрәхим улы, фин сугышыннан икенче группа инвалид булып кайткан, шуңа күрә аны Бөек Ватан сугышына алмаганнар. Ул Чишмә авыл Советы рәисе булып эшләде. Сугыш чорында безнең өйдә Одессадан эвакуацияләнгән гаилә яшәде. Әни көннәр буена колхозда эшләде, ә бу хатын мине (миңа 2–3 яшь иде) русча сөйләшергә өйрәтте. Соңрак күпләр миннән ни өчен әниеңә әнкәй дип түгел, ә мама дип дәшәсең, дип сорыйлар иде.


– Сугыш башланганда миңа җиде яшь иде. Әти сугышка китте, без дүрт бала калдык. Ачлык-ялангачлык чоры башланды. Игеннәрне ургач, барлык хатын-кызлар, балалар басуда калган ашлыкны җыеп алу өчен чыга идек. Кул тегермәнебез бар иде, авыл халкының безгә килеп он тарттыруы истә калган.

Мин аны әлегә кадәр сугыш вакытында тамагыбызны туйдырган истәлек, авыр заманнар турында хатирә буларак кадерләп саклыйм.


– Сугыш чорында кышлар салкын булды, җылы кием һәм ашарга ризык булмауны авыр кичердек. Бәләкәй булганга сугыш китергән афәтнең авырлыгын аңлап бетермәгәнбез. Хатын-кызларның иртәдән кичкә кадәр сугыш турында сөйләшүе истә калган. Барысы да, минем әни дә фронттан хатлар көтте. Алар хат ташучыны «Кайгы Мәдинә» дип йөртәләр иде. Соңрак ачыклануынча, ул әтинең һәлак булуы турындагы хатны безгә, бирергә кыймыйча ай буена сумкасында йөрткән. Әни дүрт бала белән тол калды...


– Гаиләдә сигез бала идек, бишенчесе – мин. Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Үгез җигеп җир сөргән хәтердә – хатын-кызлар алдан алып бара, без куабыз. Ялан тәпи йөргәч табаннар нык ярыла иде. Аякка сөртү өчен арба тәгәрмәченнән солидол урлыйбыз, өлкәннәр алырга рөхсәт итми. Картәти колхозда тимерче булып эшләде, аңа паек – ай саен бераз он бирәләр иде. Без ул озакка җитсен өчен саклап кына тоттык, алабута кушып, умач ясап ашадык. Һәр сәгать, һәр минут Җиңү килүен көттек!
Читайте нас: