Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
3 Май 2019, 13:12

Аның турындагы якты истәлек мәңге яшәр

Кеше китә, эзе кала, ди халык.

Минем әтием Якупов Тимергали Якуп улына да кагыла бу сүзләр.

Ул Чишмә районының Слак дигән 40 йортлы бәләкәй генә татар авылында дөньяга килгән. Бу авылның сөзәк таулары, урман-яланнары, кечкенә генә инеше, кешеләре үзенә җәлеп итеп тора. Әтисе Якуп мәзин була. Аның беренче хатыны һәм дүрт баласы тиф авыруыннан дөнья куялар.

Өянке-тирәкләре, төрле җимеш куаклары үсеп утырган ямьле Дим елгасы буенда башкорт авылы Хаҗәт урнашкан. Шул авылның бик чая, үткер, уңган Әминә атлы кызын кияүгә ярәштерәләр. Ул күпкә, 20 яшьләр чамасы яшь була. Җитмәсә, сәләтле, кубызда уйный, җыр-моңга мөкиббән, такмак-бәетләр яза. Тирә-як авыл кешеләрен үзенә җәлеп итә, абруе үсә. Ул Якуп картәтинең беренче хатыны – Гыйльмиядән ике-өч яшькә кечерәк була. Алар апалы-сеңелле кебек дус яшиләр. 1919 елның 23 апрелендә ир балалары дөньяга туа. Аңа Тимергали дип исем кушалар. Бер-бер артлы янә өч энесе дөньяга килә. Әти картәтигә ияреп сабый чактан мәчеткә йөри. Гарәп телен, Коръән аятьләрен үзлегеннән өйрәнә. 9–10 яшендә такмак-бәетләр яза башлый, җыр-моңга сәләт әнисеннән бирелә, күрәсең. Өч энесе дә гармунда, әти кубызда, курайда, скрипкада өздереп уйный. Озын көйләрне җырлап район бәйгеләрендә, сабантуйларда катнаша. «Кара йөзләр» пьесасында Фәхри карт образын уйнап, халыкны таң калдыра. Яше җиткәч хәрби хезмәткә алына.

Күп тә үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул сугыш, коточкыч алыш турында шигырьләрендә яза. Сиваш күлендә, Десна елгасында канлы мәетләр акканы турында тетрәнеп тасвирлый. 1944 елда гарипләнә. Мәскәү госпиталендә ятканда әти-әнисенә шигырь сүзләре белән хатлар язып сала. Хезмәткә алынганчы ул үз авылында яшәгән бер кызга гашыйк була.

Әнинең исеме Мәүлиха атлы, ул да әтигә үзенең мәхәббәтен матур кара күзләре белән аңлата. Язылганнан бераз читкә китеп әнинең әнисе турында да әйтеп узыйм, аның турында зур бер роман язарлык. Аның исеме Әсма, ул Төркиянең Стамбул шәһәрендә туып үсә, әтисе зур түрә булган, аларның бик күп хезмәтчеләре һәм сакчылары да була. Илләр шул вакытларда да тыныч булмый, низаглар чыгып тора. Рәсәй солдатларын да Төркия белән сугышка җибәрәләр. Мәннән картәти хезмәт иткән чагында чолганышка эләгә. Төркия кешеләрен үтерергә дигән әмер бирелә. Әсма нәнәемнең гаиләсе хезмәтчеләре белән Кавказ тавындагы бер утарга яшеренә, тик аларны солдатлар эзәрлекләп таба. Картатай белән алар шунда очрашалар, аның кызга кулы күтәрелми, ул нәнәйгә карап гашыйк була. Аны бик авырлыклар белән Рәсәйгә алып кайта. Кыз тел белми, бер таныш кешесе юк. Авыл халкы аптырый. Киемнәре затлы, Коръән китап-лары бар, икенче шкатулкада алтын-көмештән беләзекләре, алкалары, чын ефәктән диварга элә торган өч-дүрт метр зурлыктагы келәме була. Ул келәмне без дә хәтерлибез. Стенага элеп аның янында сурәткә төшәләр иде. Нәнәй исән чагында аның турында китап та яздылар. Кызганычка каршы, ул язмалар югалды...

...Ватан сугышыннан кайткан әтине, гарип булуына карамастан, әнигә ярәштерәләр. Дүрт уллары, ике кызлары туа. Әти тырышып колхозда эшли, үзе тимерче, балта остасы, сабыр, акыллы, уңган була. Шигырьләр дә яза, аларны «Кызыл таң», район гәзитләрендә, «Сәнәк» журналында бастыра, китап чыгару теләге хыялында гына кала, дөнья мәшәкате баса. Аның безнең арадан мәңгелеккә китүенә быел 10 апрельдә 37 ел булды. Кадерлебезгә 63 кенә яшь иде, сугыш җәрәхәтләреннән котыла алмады. Авыл халкы әле булса әтинең шигырь-такмакларын мәҗлесләрдә җырлый, аның турында онытмыйлар, хәтта горурланалар. Аның дәвамчылары – ике кызы. Олы кызы Альфира апа шигырьләр, әхлакый темаларга хикәяләр язды. Тик гомере кыска булды, авыр чирдән соң 66 яшендә бакыйлыкка күчте. Кече кызы Фәнүзә башы белән иҗатка чумды, мин әти һәм апам өчен дә язам, дигән девиз белән яши. 2017 елда «Язмышыма юктыр үпкәм» дигән исемдә китабым дөнья күрде. Аның 80 битендә әтинең шигырьләре урнашкан, калганнары үземнеке, проза белән тәмамладым. Бу китапның иганәчесе – Туймазы районы Собханкул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Сәйфуллин Фәрит Миндияр улы. Аңа бик рәхмәтлемен.

Чишмә районында әтинең туган авылында китап туе булды. Чараны район китапханәсе методисты Сәлимә Байбурина алып барды. Авылдашлары, балалары, туганнары аның турында җылы сүзләр белән искә алды. Чараны китапханәче Рәзилә Халитова, клуб мөдире Рәсимә Сәгыйть кызы оештырды.

Туймазы китапханәләренә Татарстаннан, Башкортстаннан күренекле язучылар күп килә. Күптән түгел Татарстанның халык язучысы Ләбиб Лерон аның турында: «Тимергали Якупов Мостай Кәрим, Муса Җәлил белән тиң куярлык шәхес. Шигырьләре көчле, эчтәлекле», дигән сүзләр әйтте.

2018 елда чыккан «Язмышлардан юктыр узмыш» дигән икенче китабымда шигырьләрем белән беррәттән шул исемдәге повестем да басылды. «Гомер баскычлары» атамасындагы өченче китабым август аенда нәшер ителәчәк. Дүртенче китабым типографиядә җыела. Иманым камил, киләчәктә әтинең юлын дәвам итәрмен. Быел 23 апрельдә әтиемә 100 яшь тулган булыр иде. Үзе булмаса да, аның шигырьләре яши, рухи көче безгә канат куеп яшәтә. Аның турындагы якты истәлек мәңге яшәр һәм яшәячәк.


Исемең яшәр синең гомергә
(63 яшендә бакыйлыкка күчкән әтием, сугыш инвалиды Тимергали Якуповка багышлыйм)

Хисләремне тезәм шигырь итеп,

Арабызда юксың күптән инде.

Сагынудан ярсый йөрәккәем,

Хатирәләр генә телә минем җанны.

Син тормышны сөйдең, кешеләрне,

Гашыйк идең барча галәмгә,

Тәнең сызлап иңрәгәндә дә

Дәфтәр-каләм булды кесәңдә.

Халкым сөйде сине, горурланды,

Исемең әйтми: «Шагыйрь», – диделәр.

Эчтән сызган синең газапларны

Шигырьләрең укып белделәр.

Менә бүген синең китап туды,

Мин шатланып очам офыкта.

Уй-хыяллар синең чынга ашты,

Тик үзең юк, әти, янымда.

Барча каләмдәшләр, иҗатташлар

Хәйран калды синең сүзләргә.

Соң күрсә дә сине кешеләр,

Исемең синең яшәр гомергә.
Фәнүзә Якупова,

Слак авылы
Читайте нас: