Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
1 Май 2019, 12:16

Киләсе атнадан ураза башлана

Быел Рамазан-шәриф ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк.

4 июнь (сишәмбе) – Ураза бәйрәме. Бу көннәрдә күпләп догалар, тәүбә-истигъфар кылына, сәдакалар бирелә.

Ураза тоту – таң беленгәннән (кояш чыгарга ике сәгать чамасы вакыттан) алып, кояш баеганчыга кадәр ашамыйча, эчмичә, җенси якынлык кылмыйча тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту максаты (нияте) булырга тиеш.

Иртәнге ашны ашауны – сәхәр ашау диләр, ә кичке аш ифтар (авыз ачу) дип атала.

Ураза тоту тәртибе

Сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала яки иртәнге намазга ярты сәгать калганда тәмамларга кирәк. Ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният кылырга:

Гарәпчәсе болайрак (Рамазан ае уразасы өчен):

«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә».

Татарча ният кылырга да мөмкин: «Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым».

Сәхәр ашарга тора алмаса да, әгәр кеше Рамазан аенда ураза тотарга алдан ук күңеленнән ниятләгән булса, яисә кичтән үк ниятләп яткан булса – уразасы дөрес була.

Кич белән кояш баегач та хөрмә яки су белән ифтар кылына, «авыз ачыла» һәм түбәндәге дога укыла:

«Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».

«Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».

Уразаны Рамазан аенда гына түгел, ә елның теләсә кайсы вакытында да тотарга ярый – бу төр ураза «нәфел уразасы» дип атала. Ягъни кешенең үз теләге белән тота торган ураза.

Ураза тотарга ярамый торган көннәр дә бар, болары – гает бәйрәмнәре көнне, ягъни Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрендә.
Читайте нас: