Сәйран, Бәрсүәнбаш китапханәләре дә бу марафонга кушылды һәм «Мостай Кәрим безнең күңелләрдә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Ул язучының «Кич утырып кызлар чигү чигә» шигыренә багышланды.
Мал-туарны лапаска япкач, бала-чагалар уйнап арып йокларга яткач безнең әниләребез, әбиләребез бергә җыелышып кич утырганнар. Яшь кызлар үзләренә бирнәлек хәзерләгәннәр, әби-апалар оекбаш, шәл бәйләгәннәр, җырлап күңел ачканнар. Ул җырлар бик борынгы булса да, һаман тамашачыны әсир итә, күңелләргә кабатланмас моң булып ята.
Кичәдә актив катнашкан, Сәйран китапханәсендә эшләп килгән «Диләфрүз» түгәрәге әгъзаларына зур рәхмәтемне белдерәм. Алдагы көннәрдә дә шулай халкыбызның матур гореф-гадәтләрен онытмыйча киләсе буынга тапшырасы иде.
Илүзә Батыршина, Сәйран авылы китапханәчесе