Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
28 апрель 2019, 11:30

Татар әдәбиятының чишмә башы – Тукай

Шагыйрьне искә алып

Яз җиттеме без Тукай белән рухланып, аңа табынып яши башлыйбыз. Табигый ки, чөнки аны безгә язлар алып килгән, язлар алып киткән. Үзенең кыска гына ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган.

Гасырлар узгач та исеме онытылмаган шәхесләр сирәк. Нинди генә чорлар булмасын, тормыш ничек кенә үзгәрсә дә, үз милләте, теле, халкы өчен җан аткан кешеләр беркайчан да онытылмый. Татар халкын башка милләтләр белән тиң күрергә теләгән кешеләр арасында, әлбәттә, Габдулла Тукай да бар. Ул – татар әдәбиятының күренекле шагыйре, әкиятчесе, журналисты. Үзенең зирәклеге, тирән фикерләве, фәлсәфи карашы белән аерылып торган шәхес.

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,

Күрергә җанлылык вакытын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атамын:

Татар бит мин, үзем дә татармын, – дип язган ул «Үз-үземә» дигән шигырендә.

Үзе яшәгән елларда Тукай игътибарны җәлеп итә торган бер вакыйгага да битараф калмый. Ул түрәләргә тел-теш тидерүдән дә курыкмый. Тукай милләтебезнең кол булып яшәвенә хурлана, аны бәхетле итеп күрергә тели.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була. Тукай сәламәтлеген нәрсә какшаткан? Тукай Казанга килүгә үк язган беренче хатларында Казандагы һава торышына һәм бүлмәсенә зарлана. Ул яшәгән салкын бүлмә һәм башка шартлар аның сәламәтлегенә агу була. Бик нык йөткерүе аның чир эләктерүен аңлата, ләкин диагноз бары тик 1912 елда Петербургта куела. Дәвалану, савыгуга өмет калмый. Тукайның соңгы көннәре бик авыр уза. «Вакыт» гәзите язганча, соңгы көннәрендә ул көчкә генә сөйләшә, янында тәүлек буе дуслары кизү тора. 1913 елның 2 апрелендә кичке сигез тулгач шагыйрь бакыйлыкка күчә. Сәгать 9–10да инде бу хәбәр бөтен шәһәр буйлап тарала. Шул ук төндә бу кайгылы хәбәр телеграф баганалары ярдәмендә төрле шәһәрләргә һәм Рәсәйнең төрле төбәкләренә җиткерелә. Хәсән Туфан үз хатирәләрендә авылда гармуннарның һәм җырларның кинәт тынуын искә төшерә. Кечкенә малайлар да беренче язгы үләнгә ятып, җирне кочаклап үкереп елады, дип яза ул.

Күпсанлы матәм чаралары Казан, Кырым, Кавказ, Урта Азиядә татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышы берничә көнгә туктый. Гәзит сәхифәләрендә күп кенә китап сатучылар, нәшриятлар, сәүдә йортлары 3 һәм 4 апрель көннәрендә ябык булачагын хәбәр итә. Татарлар яшәгән барлык урыннарда матәм чаралары уза. 3 апрельдә исә күп кенә татар мәктәпләре дәресләр үткәрүдән баш тарта, аның урынына Тукай шигырьләре укыла, аның рухына багышлап Коръән аятьләре яңгырый. Татар матбугатында хәтта ул көнне дәресләр үткәргән мәктәпләр тәнкыйтькә дучар була.

Соңгы юлга озатырга 5 меңнән артык кеше җыела. 2 апрельдә иртәнге 10да шагыйрь вафат булган Клячкин хастаханәсенә янына кешеләр җыела башлый. Аннан озату йөреше зиратка кадәр сузыла. Теләүчеләр соңгы тапкыр шагыйрь йөзен күрә ала. Күмү йөрешендә, төрле мәгълүматларга караганда, 5–10 мең кеше катнаша. Хәтта 5–6 мең кеше катнашса да, бу татар шәхесен җирләүдә күрелмәгән хәл ди Михаэль Фридерих. Йөрештә Казанның барлык муллалары катнаша. Җеназаны Галимҗан Буради уздыра. Кабер өстендә доганы Фатих Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт Әмирхан укый. Төрле төбәкләрдән, төрки-мөселман илләреннән кайгы уртаклашу хатлары килә. Мәсәлән, «Кояш» гәзитендә басылган соңгы кайгы уртаклашу хаты Кытай Төркестаныннан була, аны 23 кеше имзалаган. Шуннан соң гәзит мондый хатларны бүтән бастыра алмаячагын белдерергә мәҗбүр була. «Вакыт» гәзитендә исә май башына кадәр махсус «Тукаев рухына» дигән рубрика дәвам итә. Тукай үлемен сәүдәгәрләр уңышлы куллана, Тукайның үлеме «табышлы» булып чыга. Шагыйрьне җирләгән көндә чәчәкләр сатып алырга теләүчеләр чиратлары озын була. Инде 28 апрель көнне Тукай шигырьләрен граммофон тасмасына яздырып, аларны сата торган сәүдәгәрләр пәйда була. 1914 елда инде «Габдулла Тукай» исемле сабын сатыла башлый. Бер сабынны 10 тиеннән саталар. Татар нәширләре дә Тукай исеме белән шактый байый: күпсанлы китаплар, әсәрләр чыга башлый. Шулай ук Тукай фотопортретлары, тәбрикнамәләр чыга башлый. Хәтта «Тукай» кәнфитләрен җитештерүчеләр дә була. Шагыйрьнең җыр текстлары булмаса да, оста маркетологлар «Тукай җырлары» дигән тәлинкәләр сатып та акча эшли.

Тукай исемендәге стипендия фонды оеша, Тукай әсәрләренең берсендә аның исеменнән стипендия оештыру васияте бар. Шул стипендия акчалары аның әсәрләрен сатудан килергә тиеш була. Сүз ул вакыттагы 500ләп сум турында бара. 1913 елның 7 апрелендә «Йолдыз» гәзитендә бу стипендия фондына акчаларны хәйрия буларак тотарга чакыру басыла. Һәм, чыннан да, күпмедер вакыт дәвамында аерым шәхесләр һәм оешмалар шагыйрь фондына акчалата сәдәка бирә. Бу фонд акчалары белән махсус комиссия идарә итәргә тиеш була. Ләкин аны оештыру бәхәсләре озак бара, сузыла. Берничә ай узуга татар матбугатында моның турында искәртүләр юкка чыга. Соңрак «Кояш» гәзитендә хәйрия ителгән акчаларның кая китүе турында һәм фонд нигә эшли башламады дигән сораулар белән мәкалә чыга, ләкин аннан соң матбугатта моның турында сүзләр күренми диярлек.

(Әдип турында «Азатлык» радиосы әзерләгән, халыкка аз билгеле булган мәгълүматлар)

Читайте нас: