Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Укучы – гәзит
23 Апреля 2019, 12:59
Укучыбыз иҗаты
Мәйсәрә Нисаева шигырьләре
Язгы җилләр исә, моңнар кайта
Күңелләрне җилкетеп,
Тиздән сыерчыклар сызгырышып сайрар
Туган ягын мактап, үз итеп.
Яз мизгеле бигрәк тә матур,
Һәрнәрсә бит шулчак уяна.
Күңелләрдә яткан моңсу уйлар
Кабат мәхәббәткә юл ала.
Сандугачлар сайрар вакыт җитәр,
Җир йөзләре булыр чәчкәдә,
Шул вакытта өмет-шатлыклар да ашыр
Бик биеккә, олы җиһанга.
Якты дөньяларның рәхәтләрен тоеп,
Олы максатларга ирешеп
Озын-озак еллар яшәү өчен
Аллаһы Тәгалә вакыт бирсен.
* * *
Язгы урман, умырзая
Ап-ак чәчкәсен аткан,
Тишеп чыккан кар катламын,
Сиңа карап елмайган.
Аның да бит үз вакыты,
Ул бит беренче чәчәк,
Кешеләргә шатлык бит ул,
Һәм әйтә: «Җәй киләчәк!
Тиздән агач яфрак ярыр,
Чәчәкләр булыр төрле,
Ләкин мин бит беренчесе
Язның матур өлгесе».
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"