Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
21 апрель 2019, 12:15

Гәзит укучыбыз иҗаты

Рәис Әминев


Баллы чишмә буе


Баллы чишмә авыл уртасында,

Тау астыннан чыга анда су,

Чылтырап ага кичен-иртәсен дә,

Шуннан башлана бит агымсу.

Яратам мин ялгызым тыңларга

Чылтырап аккан суның тавышын,

Кушыламын андагы җырларга,

Җыр бушата күңел сагышын.

Анда кызлар җыр җырлаган,

Вәгъдә бирешкәннәр яшьлек таңында,

Саф мәхәббәткә дә хыянәт булмаган,

Сүз бирешкәч чишмә янында.

Бүген дә әле чишмә буйларында

Дуслык сукмаклары таптала,

Чишмәдән су алу туй көнендә

Олы йола булып саклана.

Чәчәк сузып кызлар басып тора

Су алырга килгән килен кулына.

Ә ул чиләгенә су тутыра

Бәхет теләп гомер юлына.

Мәрхәмәтле булыйк яшьли сөйгән ярга,

Гомер юлы аны кайда илтсә дә,

Баллы чишмә буе, яшел бөдрә таллар

Һич хәтердән чыкмый яшьлек үтсә дә.
Читайте нас: