Чишмэ
-3 °С
Облачно
Укучы – гәзит
20 Апреля 2019, 12:28

Сыерчык оялары элдек

Бишкәҗә авылы мәктәбе территориясендә сыерчык оялары һәм кошларга җимлекләр бик күп.

Добавить в предпочтительные источники Google
Быел укучылар тагын кош оялары ясап, аларны мәктәп янындагы агачларга элделәр.

Апрель башында сыерчыклар килде, алар туган якларын бик сагынып кайтканнар, дәртләнеп сайрап тирә-якны моңга күмәләр.

Күптән түгел мәктәптә «Ветераннарга – сыерчык оялары» акциясе үткәрелде. Укучылар тыл һәм хезмәт ветераны Фәнзирә апа Әхмәдуллинаның да йорт алдына сыерчык оясы элеп куйдылар. Фәнзирә апа бик шатланды һәм балаларга рәхмәт әйтте.

– Сыерчыклар сез ясаган ояны ошатырлар, балаларын шунда үстерерләр. Йорт алды дәртле моңга күмелер, – диде ул.

Укучылар киләсе елда да сыерчык оялары ясау буенча акциядә катнашырга карар иттеләр.
Г. Әхмәдуллин
Читайте нас