Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
20 апрель 2019, 19:15

Кабымлыкка – «Виноград тәлгәше»

400 г кызыл виноград, 400 г каты сыр, 500 г пешерелгән тавык ите, алма, 4 йомырка, 2 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге, тәменә карап майонез, бизәү өчен петрушка кирәк булачак.

Йомырка пешерергә, виноградны уртага бүләргә, тавык итен вак кына турарга, сырны, йомырканың агын һәм сарысын аерым-аерым кыргычта уарга.

Тавык итен, алманы, йомырканың агын, сарысын, чикләвекне, сырны һәр катлам саен майонез салып, катлы-катлы итеп өяргә. Виноградларны урталай бүлеп тәлгәш сыман итеп өстенә тезәргә һәм петрушка белән бизәргә.
Рәүзә Бакирова, Чишмә поселогы
Читайте нас: