Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
14 апрель 2019, 14:09

Тавык итеннән койка

«Икмәк-тоз» бәйгесе дәвам итә

Бу рецептны Интернетта күрдем һәм якыннарымны еш кына тавык итеннән ясалган тәмле койка (холодец) белән сыйлыйм.

Кирәк булачак: 500 г тавык ите, 1 суган, 1–2 кишер, 3–4 тырнак сарымсак, 70 г төрле яшелчә, тоз, тәменчә бөртекле борыч, 1 лавр яфрагы, 30 г желатин.

Итне пешерергә куяр алдыннан суга салып 10 минут тотарга кирәк. Аннары суын түгеп чиста су салабыз һәм кайнатырга куябыз. Өстенә капкач ябып, тәмләткечләр кушып талгын утта пешерәбез. 1,5 сәгать кайнатканнан соң кәстрүлгә суган һәм кишер салабыз, аларны бер сәгатьтән соң алырга кирәк. Сүндерергә 10 минут кала тоз өстибез һәм шулпаны сөзәбез. Итне кул белән вак кына җепселләргә бүләбез. Ул суынган арада желатин әзерләргә кирәк (тирән мискә бер аш кашыгы желатин, өстенә бер стакан салкын шулпа салып, бүртсен өчен 30 минутка калдырабыз, аннары тагын 2,5 стакан шулпа кушып, туктаусыз болгата-болгата ут өстендә җылытып алабыз, кайнатып чыгармыйбыз).

Су шешәсенең башын кисеп алабыз һәм эченә вакланган ит, кишер, бераз яшел суган салабыз, болгар борычы кушарга да мөмкин. Аннары шуның өстенә вакланган сарымсак салынган, желатин болгатылган шулпа коябыз һәм шешәне полиэтилен капчык белән бәйләп суыткычта калдырабыз. Койканы шешәне ике яктан кисеп алабыз.

Галия Шәрәфетдинова
  • «Икмәк-тоз» бәйгесе дәвам итә. Сездән үзегез яратып әзерләгән ризыклар рецептын көтеп калабыз. Фамилиягез, исемегез һәм адресыгызны күрсәтергә онытмагыз. Хатларны түбәндәге адрес буенча редакциягә: Чишмә поселогы, Типография тыкрыгы, 1; электрон адреска: [email protected]; «ВКонтакте»да безнең төркемгә (https://vk.com/rodnikplus) җибәрә аласыз. Җиңүчеләр бүләк алачак.
Читайте нас: