Бәкәй, Ибраһим, Караякуп, Тәпәреш һәм Горный авыллары мәдәният хезмәткәрләре катнашлыгында тамашачылар игътибарына Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Бер сәгатьлек ир» яисә «Ул бит кичә иде» дигән лирик комедия тәкъдим ителде. Халык үзешчән актерларның чыгышын бик җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге спектакльне әзерләүгә күп көч салды, ай буена репетицияләргә йөрде. Эшебез лаеклы бәяләнде, район Мәдәният сарае идарәлеге тарафыннан II дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Хезмәттәшләрне шул уңайдан тәбрик итеп, арытаба да иҗади уңышлар теләп калам!