Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
9 апрель 2019, 16:52

Яңа китаплар

Чишмә районы китапханәләре яңа басмалар белән тулыландырылды.

Гөлнара Мансурова


Китаплар Башкортстан Республикасының Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрият йортында басылган.


«Үлгәннән соң утыз ел» – күренекле башкорт язучысы Ибраһим Гыйззәтуллинның автобиографик повесте. Автор бу әсәрендә үзе күргән, кичергән тетрәндергеч вакыйгаларны шәхси язмышына бәйләп сурәтли. Китап авторның тууына 100 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән.


«Тауларда туган жилләр» Фәиз Харрасовның икенче китабы. Яшь язучы үзен төрле жанрларда сынап карый. Автор үзенчәлекле, лирик стильдә яза, укымлы хикәяли, поэтик фәлсәфә дә сиземләнә. Әсәрләре заманча тематикадан гыйбарәт, һәрберсе тормышның кискен проблемасын күтәреп чыга.


Күренекле башкорт шагыйре Якуп Колмыйның тууына 100 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән «Сайланма әсәрләр» китабына шигырьләре, сонетлары, поэмалары тупланган. Авторның бу әсәрләрендә башкорт халкының рухи ныклыгы, үз илен, туган төяген яратуы, тугрылыгы ачык чагыла.


Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Кинҗәбулатовның «Бер яшәргә тудым» исемле китабына әлегә кадәр дөнья күрмәгән әсәрләре һәм каләмдәшләренең шагыйрь хакындагы истәлекләре кертелгән.


Тамара Ганиева – иҗаты хәзерге башкорт шигъриятенең дәрәҗәсен билгеләгән, шигъри сүзе күңелләргә үтеп керер кодрәткә ия булган әдибәләрнең берсе. Публицистика, драматургия, тәрҗемә өлкәсендә дә ул җиң сызганып эшли, уңышлары күпсанлы әдәби премияләр белән бүләкләнә. Шагыйрәнең «Сайланма әсәрләре»нең 1нче томына төрле елларда дөнья күргән шигырьләре тупланган.


Миңлегөл Хисамованың «Юксыну» дип аталган шигырьләр җыентыгында сүз мәңгелек кыйммәтләр хакында бара. Безне яшәткән дә, яшьнәткән дә туган җир дигән фикерне куәтли автор. Дөньяда әнидән дә кадерлерәк кеше юктыр ул, ди шагыйрә. Китапта язучының соңгы елларда язылган шигырьләре урын алган.


Тормыш, яшәү мәгънәсе турында уйланулар, халык язмышы, аның рухи байлыгы хакында кичерешләр Фәнил Бүләковның «Торналарны офык чакыра» диеп исемләнгән шигырьләр җыентыгында тасвирлана. Шагыйрь туган җирнең хозурлыгына һәм мәңгелек мәхәббәткә дан җырлый.


Балалар өчен китаплар


Күренекле шагыйрь, Рәсәй Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты Муса Сираҗи үзенең «Җәй бабай» исемле китабындагы әсәрләрендә туган җиргә карата мәхәббәт хисе тәрбияли. Автор дөньяны балаларча кабул итә белә, әйләнә-тирәне нәкъ алар күргәнчә күрсәтә. Шигырьләренең байтагы күңелле шаяру, җинелчә юмор белән сугарылган. Җыентыктагы табышмакларга да хас бу сыйфат. Шигырь белән язылган үзенчәлекле әсәрләрдә, беренчедән, баланың аң-зиһене үстерелсә, икенчедән, табышмак таләп иткән кирәкле рифманы табу җәһәтеннән дә аның тапкырлыгы, сәләте сынала.


Наҗия Игезьянованың «Сандугач моңы» исемле балалар өчен язылган өченче китабында автор халкыбызның батыр уллары турында, итагатьле, уңган, акыллы малайлар-кызлар турындагы хикәяләрен, үзебезнең тормыш-көнкүрештән алып язылган әкият-пьесаларын тәкъдим итә.


Тәскирә Даянованың әкиятләр, хикәяләр кергән «Агинәй юлы» китабы, авторның халыкчан бай тел белән язылган, һәр әсәре укымлы. Изгелек белән явызлык, эчкерсезлек белән мәкерлелек, заман проблемасы – әхлаксызлык кебек мәңгелек темаларны әдибә тормышчан образлар аша бөтен нечкәлекләрендә сурәтли, укучыны уйландырырга, нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итә.


Гөлчирә Шәфыйкованың «Йолдызлы хыял» җыентыгына туган як, урман-таулар, ялан-кыр атамаларына, чәчкә-гөлләргә багышлап язылган шигырьләр, тизәйткечләр, табышмаклар кергән.

Әкият – безнең иң беренче ихлас дус, офык аръягына чакыручы, билгесез якларга юл өйрәтүче. Әкият юлы безне дөньяга алып кереп китә. Кайчак адаштыра, кайчак ялгыштыра, иллә-мәгәр ул безне ташламый.


Сәрвәр Суринаның «Бизәкләрне кем ясаган» исемле әкиятләр җыентыгы кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен тәгаенләнгән.


Күренекле балалар язучысы Фәүзия Рәхимгулованың «Вил белән җил» исемле җыентыгында авторның әдәби мирасыннан шигырьләре, әкиятләре урын алган. Аның әсәрләренең тел төбендә балалар арасында тату, яхшы мөнәсәбәт, дуслык тәрбияләү, Туган илне, тирә-як мохитне яратырга өйрәтү нияте ята. Авторның иҗатыннан җылылык, гадилек, ихласлылык, кечкенәләргә карата кайнар мәхәббәт бөркелеп тора.



Язучы, педагог һәм журналист Земфира Акбутинаның «Идел кызы» китабы дүрт бүлектән тора. Җыентыкта иң бәләкәчләргә тәгәенләнгән, шулай ук алфавиттагы һәр хәрефкә багышланган һәм мәктәп яшендәгеләр өчен шигырьләре, балалар сөйләве, әкият, хикмәтле хикәяләр белән бергә могҗизалы балачак илен чагылдырган повесть та урын алган.
Читайте нас: