Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
9 апрель 2019, 19:52

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Имтиханга, йә җитәкчелек алдында җитди хисап тотарга җыенасыз, ә башта кирәкле мәгълүмат калмый.

Хәтта берничә сәгать укып утырып та, берни истә калдыра алмаган чаклар була. Хәтер яхшырту серләрен ачыйк әле.

  • Компьютерда документлар әзерләгәндә классик шрифтлар гына кулланыгыз. Мәсәлән, Times New Roman һәм Arial. Башка шрифтлар матур, тик аларны укырга авыр.
  • Мәгълүматны кабатлаган вакытта билгеле бер тәмдәге сагыз чәйнәгез. Әгәр дә сез бик пөхтә икән, имтиханга да сагыз белән килергә мөмкинсез. Гадәтләнгән тәм хәтергә тәэсир итә, ә чәйнәү процессы тынычландыра.
  • Дәреслекләрне укыганда бүлмәдән бүлмәгә күчеп укыгыз. Баш мие локация хакындагы мәгълүматны киредән язып торсын. Бу – хәтерне ныгыта.
  • Мәгълүматны укыган вакытта социаль челтәрдән килгән хәбәрләргә бүленмәгез. Телефонны сүндереп куйсагыз тагын да яхшырак.
  • Мәсәлән, 45 минут укыйсыз, 15 минут – ял. Блоклап шөгыльләнсәгез тагын да яхшырак: 25 минут укыйсыз, 5 – минут ял, дүрт блоктан соң – 20 минутлык ял. Мондый режимда хәтер дә яхшы эшли, алҗырга да өлгермисез.
  • Әгәр дә укудан файда аз булуын сизәсез икән, кычкырып укып карагыз. Башта авыррак кебек тоелса да, соңыннан хәтердә яхшырак калганлыгын аңларсыз.
  • Сүз җыр турында түгел, көй хакында бара. Диңгез шавы яки кошлар сайравы язылган музыка кушыгыз. Үзегез дә сизмичә уйларыгыздан арынырсыз. Бу исә укыган мәгълүматны истә калдырырга ярдәм итә.
  • Иң авыр бирелә торган мәгълүматны йокларга ятар алдыннан укысаң, хәтердә ныграк калыр дип исәпләнә.
  • 20 минут саф һавада йөрү хәтерне 10 процентка яхшырта. Бәлки, бу бик аздыр, ләкин фәнни яктан расланган!
Читайте нас: