Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
8 апрель 2019, 16:12

Кышны озатып күңел ачтык

Чишмә районы халкы ял итә белә

Чишмә халкы бергәләп күңелле итеп ял итә белә. Редакциягә кышны озату чаралары турында килгән хатлар шул турыда сөйли.

9 мартта Чишмә районы китапханәсендә бәйрәмчә уен программасы оештырылды. Анда поселок халкы әлеге бәйрәмнең йолалары һәм тарихы белән танышты, шулай ук кышны озату атнасының һәр көненең атамасы турында белде. Бу көнне биредә китап күргәзмәсе дә булды. Арытаба уеннар дәвам итте, анда барысы да катнашты, чара борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча тәмле тәбикмәкләп чәй эчү белән тәмамланды.

Гүзәл Фәйзуллина
* * *

Шикәр заводы бистәсендә поселок китапханәсенең 30нчы филиалы шулай ук кышны озату бәйрәме оештырды. Балалар һәм ата-аналар аркан тартышу, бәрәңге утырту, себеркедә узышу кебек һәм башка бәйгеләрдә катнаштылар. Төп йола – Май чабу карачкысын яндырудан соң беленнәр белән чәй эчтек. Бәйрәм көннең иртәсе болытлы һәм җилле булса да соңыннан һава торышы үзгәрде: кояш чыкты, җил тынды. Кыш китте, чын яз килде!

Рита Газизова, китапханә мөдире
* * *

Шөнгәккүл Мәдәният йортында кунакларны бәйрәмгә чакырып иртәдән башлап җыр-моңнар яңгырады. Кар көртләре өстендә кыш карачкысы урын алды. Бәйрәмне кыш турындагы җырлар, такмаклар белән балалар башлап җибәрде.

«Рябинушка» халык ансамбленә йөрүчеләр күңелле, шаян җырлар һәм әйлән-бәйлән йөрү белән дәвам итте. Шөнгәккүл китапханәсе хезмәткәрләре барысын да яңа гына табадан төшкән тәмле беленнәр, кайнар чәй һәм компот белән сыйладылар.

Наталья Гуторова, авыл Мәдәният йорты мөдире
Читайте нас: