Чишмэ
+19 °С
Облачно
Тат
Рус
Укучы – гәзит
31 Марта 2019, 14:04
Театр елына – спектакль
Сәйран китапханәсендә «Әби дәваханәдә» дип исемләнгән пьеса сәхнәләштерелде
Белүебезчә, 2019 ел Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Сәйран китапханәсендә «Әби дәваханәдә» дип исемләнгән пьеса сәхнәләштерелде.
Әсәрдә сүз авылдан шәһәргә дәваханәгә килгән, рус телен ипилек-тозлык та белмәгән татар әбие турында бара. Бер туры килсә килә бит, табиб та рус милләтеннән булып чыга. Менә шунда башлана инде безнең әби белән маҗаралар.
Әби ролен китапханәдә эшләп килгән «Диләфрүз» оешмасы әгъзасы Гашия Батыршина бик килештереп уйнады. Әбиебезгә ярдәм итәргә атлыгып торган җыештыручы ролен Рәзинә Шарипова башкарды.
«Диләфрүз» әгъзалары буш вакытларын менә шулай файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Алар – аш-суга оста, эшкә уңган, күңел төшенкелегенә бирелми торган ханымнар.
Илүзә Батыршина, китапханәче
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"