Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
31 март 2019, 17:58

Иҗат

Гәзит укучыбыз иҗаты

Гөлфәридә Садыйкова


Яран гөлем


Тәрәз төбем, яран гөлем

Чәчәкләр атар инде,

Сине бәгърем көтә-көтә

Гомерем үтәр инде.

Тәрәз төбем, яран гөлем

Кызыл чәчәкләр атты,

Сине генә өзелеп көтеп

Чәчләремә чал төште.

Тәрәз төбем, яран гөлем

Ботаклары каерылды,

Матур төндә очрашсак та

Караңгы көн аерды.

Тәрәз төбем, яран гөлем

Чәчәген кояр инде,

Син, бәгърем, миннән киткәч

Ничек яшәрмен инде.

Тәрәз төбем, яран гөлем

Чәчәк бөресен ача,

Кайтса, кире китмәсен дип

Төнлә ишегем ачам.


* * *


Бүләгем


Тастымалым бүләк итәм,

Битләреңне сөрт әле,

Битләреңне сөрткән чакта

Мине искә ал яме.

Тастымалым башларына

Чиктем парлы аккошлар,

Картаеп ла бетәсең бит

Сине читкә каксалар.

Тастымалым ике метр,

Билләреңә ура син,

Мине бик нык сагынганда

Ак болытка кара син.

Тастымалым шакмак-шакмак,

Тапкырлап чигәмен мин,

Син сөйгәнем искә алмагач

Газапларда чигәм мин.

Тастымалым башларына

Матур чәчәкләр чигәм,

Тастымалда матур чәчкә,

Мин сезне шулай күрәм.

Тастымалым башларына

Чиктем парлы күгәрчен.

Шушы парлы күгәрчендәй

Сезне бәхетле күрәмен.

Тастымалым шакмак-шакмак,

Шакмак саен сәйләннәр.

Күпме еллар үткәч кенә

Яздың миңа сәламнәр.


* * *
Кайгым


Йөрәккәем таш кебек,

Эремәс кебек мәңгегә,

Йөрәгемнең януларын

Сөйлим икән кемнәргә?

Йөрәккәем таш кебек,

Тын да алалмам кебек,

Синең кебек яхшы ярны

Мәңге табалмам кебек.

Йөрәккәем таш кебек,

Кан юлларым кысылган,

Беркемне дә күрәлмим,

Күземә яшьләр тыгылган.

Йөрәккәем таш кебек,

Таралыр инде ком булып,

Әгәр, бәгърем, син кайтсаң

Яннарыма кош булып.
Читайте нас: