Чишмэ
-11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
29 март 2019, 17:48

Канатлы дуслар турында хәстәрлек күрик

Әмин мәктәбенең беренче сыйныф укучылары «Утлыклар» дип аталган район акциясендә катнашты

Без, Әмин мәктәбенең беренче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Илсөяр Мәмлиева), «Утлыклар» дип аталган район акциясендә катнаштык.

Өйдә кошлар өчен төрле-төрле утлыклар ясап алып килдек һәм аларны сыйныф тәрәзәсе каршындагы агачларга элеп куйдык. Без беләбез: кошлар тук булсалар, салкыннарга би-

решмиләр. Аларны көн саен ашатабыз. Песнәкләр дуңгыз мае, чыпчыклар икмәк валчыклары, күгәрченнәр көнбагыш ярата. Безгә аларның бер утлыктан икенчесенә очып кунуларын, сайрашуларын, гөрләшүләрен күзәтү бик ошый, шул рәвешле алар безгә рәхмәт әйтәләрдер кебек.


Камилла Мөрсәлимова
Читайте нас в