Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
17 март 2019, 12:41

Табигать – тиңсез хәзинә

Безгә язалар

Табигать ул узен яклый алмый,

Үч тә ала алмый кешедән.

Ул бары тик рәнҗи генә ала,

Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.

Фәнис Яруллин


«Табигатьне саклагыз!» дигән сүзләрне еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турында зур мәгънә салынган. Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул.

Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.

Бүгенге көндә табигать безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ул яралы, сагышлы. Елга-күлләре кипкән, чишмәләре дә челтерәми, кошлар да элеккечә сайрамый. Урманнарда ботарлап ташланган агачлар башларын түбән игән. Алар кешенең рәхимсезлегенә уфтаналар кебек. Кешеләр беренче урынга матди яктан яхшы торуны, акчаны, абруйлы эш урынын куялар, экология турында уйламыйлар яки уйлаудан туктыйлар. Кырыс тормыш кануннары җир йөзенең киләчәге турында уйларга вакыт калдырмый. Нигә шулкадәр битараф, рәхимсез, шәфкатьсез без табигатькә?

Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит.

Җирдә тереклек бары һава-атмосфера булганда гына яши ала. Бүгенге көндә сәнәгать үсү, транспорт күбәю нәтиҗәсендә һавада кислород һаман кими бара. Моннан тыш, әле кислородны төп эшләп чыгаручы – урманнарның да мәйданнары көннән-көн кими. Атмосфераның пычрануы кислотасы яңгырлар, парник тәэсире, сөрем томаны, озон тишеге кебек куркыныч нәтиҗәләргә китерә.

Чаң кагам мин:

– Бар халыклар!

Барлык теләк-гадәтләрне

Буйсындырып бары акылга,

Кул бирегез бер-берегезгә

Җир хакына, яшәү хакына!

Кешеләр! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен көчебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу – безнең бурыч кебек фикерне аңлап була бу юллардан.

Табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.

Без табигать балалары, ә табигать безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк!

Чыннан да, безнең Туган ягыбыз чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле Туган ягым. Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, яныңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең – синдә яшәүче халкың булсын. Берүк шулай булсын!

Камилла Ибраһимова

Читайте нас: