Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
11 март 2019, 18:53

...Тик бер кеше күпме нур калдырып китте!

«Малыш» балалар бакчасыннан

«Малыш» балалар бакчасында Театр елы һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан «Халык шагыйре, Башкортстан даны һәм горурлыгы» дип аталган проект эшләнде.

Безнең якташыбыз гади, мәрхәмәтле һәм зирәк кеше булган. Шуңа күрә аның турында үзе язган шигырь юллары белән әйтеп була: «...Тик бер кеше күпме нур калдырып китте!».

Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар язучының юбилее уңаеннан аның әсәрләре буенча театрлаштырылган тамашалар әзерләп, аны кече төркемгә йөрүчеләргә һәм ата-аналарга күрсәттеләр.

«Малыш» балалар бакчасы тәрбиячеләре Эльвира Хәбибуллина, Гөлнара Вәлиева
Читайте нас: