Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
10 март 2019, 16:47

Югалган күлләр

Авылым табигате

Менә тагын минем иң яраткан мизгелем җитте. Шул ук күпер, шул ук боздан ачылырга торган Карамалы елгасы, тик шундый табигать күренеше белән сокланучы һәм авылыбызның данлыклы сулары турында кызыклы иттереп сөйләгән карт картатай (әнкәйнең дәү әтисе) күптән инде бу дөньяда юк, ә истәлеге калды.

Яз – елның иң матур фасылларының берсе, чөнки көннәр җылыта, кара каргалар белән сыерчыклар артыннан калган кошлар җылы яклардан туган ояларына кайталар, һәм, әлбәттә инде, язгы ташу башлана. Һәр елны яз җиткәч безнең елгалар боздан арынып киңәяләр, җәелеп ярларыннан чыгарга җитешәләр, әйтерсең карт картатайның ачынып сөйләгән балачак хатирәләрен искән җилләр аша колакка ишеттерәләр.

Сафар авылы – Чишмә районының иң зур авылларының берсе. Ул үзенең мул уңышлы җирләре, балык тулы елгалары, тирән күлләре белән билгеле булган.

Авылыбызга беренче кешеләр адым ясаганда, бу җирләр куе урманнар белән уратып алынган булган, нәкъ уртадан Чатра һәм Карамалы елгалары аккан, Акчарлак, Карабаш, Камышлы, Энҗелекүл, Күллекуак кебек зур күлләр җәйрәп яткан.

Кешеләр матур табигатькә сокланып, яшәргә уңайлыклар булган төбәктә тормыш-көнкүреш итә башлаганнар. Тәмле суларын эчеп сусауларын басканнар, шифасын алганнар. Яшь егетләр һәм кызлар елга буенда кичке уеннарда катнашып беренче мәхәббәтләрен дә тапканнар.

Заманында авылыбызга килгән кунакларны гаҗәеп зур күл каршы алган. Ул камышлыкларда оя корган кош-кортлары, балыклары белән тирә-якта дан тоткан. Җәен казлар, үрдәкләр, торналар, челәннәр биредә үзләренә сыеныр урын тапканнар. Ә бер төркем акчарлаклар очып килгәч, күл бу сәер кошларның исемен үз иткән – Акчарлак күле дип атала башлаган.

Ә Күллекуак күле янында, авылдашларыбызның риваятьләре буенча, бер гасырлык имән үскән. Ул кеше ышанмаслык биек һәм колач җитмәслек киң булган. Шаһитлар аның кәүсәсенең ун аршиннан артык булуы турында сөйләгәннәр.

Авылда халык саны арткан саен чәчү өчен җир җитмәгән. Шул сәбәпле авылыбызны уратып алган куе урманнар киселә. Агачларның юкка чыгуы табигатькә бик зур зарар китерә: сирәк очрый торган кошлар һәм җәнлекләр бу якларны ташлап китә, күлләр кибә. Акчарлак күленнән башка барлык күлләр басулар уртасында калып юкка чыкканнар, аларның хәтта кайсы урында булганы да билгесез. Ләкин экологик афәт аны да урап узмый: күл көннән-көн кибә, бүгенге көндә ул күлләвек рәвешендә генә калып бара. Кешеләр шундый искиткеч матур дөньяны үз куллары белән юкка чыгарганнар...

Уйларга бирелеп күпер өстендә торган арада шатырдап боз ярыла башлады. Уртасыннан су чыгып боз өстенә күтәрелде. Димәк, елга җанлана. Хәзер мин карт картатайның ул елларны сагынуын аңлыйм, чөнки алар үз бәхетләрен нәкъ биредә тапканнар бит.


Сафар мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Альбина Уразмәтова
Читайте нас: