Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
10 март 2019, 13:14

Бакча йорты төзер алдыннан...

Редакция почтасына килгән сорауга җавапны бастырабыз

«Аңлатып китегез әле, зинһар: хәзер бакчада йорт төзер алдыннан рөхсәт алырга кирәкме?».

Александр Князев, Чишмә поселогы


  • Сорауга Башкортстан Республикасы буенча Росреестр идарәлегенең Чишмә районы бүлеге начальнигы Гөлнара Якупова җавап бирә:
– Законда билгеләнүенчә, бакчада салынган яки торак йортны дәүләт кадастр исәбенә кую һәм аңа хокукларны теркәү аның техник планына һәм йорт салынган җир участогына хокукны билгеләүче документ нигезендә гамәлгә ашырыла. Элек йортны төзү, үзгәртеп салу яки төзелешне тәмамлау турында белдерү кәгазеннән башка да торакны, бакча яки дача участогындагы йортны кадастр исәпкә кую, аңа хокук теркәү рөхсәт ителә иде.

Әмма 2019 елның 1 мартыннан башлап җир участогы хуҗасы өй яки бакча йорты төзи башлар алдыннан район хакимиятенә (архитектура, төзелеш һәм транспорт бүлеге) төзелеш башлау яки йортны үзгәртеп салу планлаштырылуы турында белдерү кәгазе язарга тиеш. Бер атна эчендә аңа планлаштырылган объектның билгеләнгән таләпләргә тәңгәл килүе турында җавап җибәрелә.

Йорт төзегән кеше төзелеш тәмамлану турында да хәбәр итәргә (хокукларны дәүләттә теркәгән өчен салым түләү турында мәгълүмат бирергә) тиеш. Моннан тыш, участок хуҗасы тарафыннан төзелгән, декларация нигезендә әзерләнгән техник план да булу мөһим. Декларация белән белдерү кәгазе (уведомление) шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йортының техник планына беркетелә һәм аның аерылмас өлеше булып тора.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, йортны кадастр исәпкә кую һәм аңа хокукларны теркәү турындагы гариза белән Росреестр порталы аша вәкаләтле орган (район хакимияте) мөрәҗәгать итәргә тиеш. Йорт төзүче Росреестрга үзаллы гариза җибәрергә дә хокуклы.
Читайте нас: