Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
5 март 2019, 14:09

Ватанны саклаучыларга багышлап

Гәзит укучыларыбыздан 23 февраль бәйрәмен үткәрүләре турында хәбәрләр

Февраль ир-егетләр бәйрәменә бай булды: 15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән рәсәйлеләр турында хәтер көне, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Районда шушы ике датага багышланган төрле чаралар булды, укучыларыбыз алар турында гәзиткә дә язып җибәрделәр.

13 февральдә гимназиянең 2А сыйныфында (җитәкчеләре Светлана Матюхина) совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган «Хәтер кыңгыраулары – Әфганстан» дип аталган ачык сыйныф сәгате булды. Укучылар аны ничек үткәрү турында үзләре хәл итте, аңа кадәр балалар арасында чара сценариена бәйге булды. Балалар ул еллардагы сугыш вакыйгаларын яктырткан гәзит әзерләделәр, Чишмә районының Әфганстан сугышы ветераннары советы рәисе Андрей Исаевны кунакка чакырдылар. Андрей Евгеньевич укучыларга сугышта һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде.

Наталья Максимова, ата-аналар комитеты рәисе

* * *


Соңыннан югары сыйныф укучылары, Әфганстан һәм Чечня сугышы ветераннары аларның каберләренә веноклар салырга бардылар.

Гөлчәчәк Солтанова, Рәзифә Исхакова

* * *

Альфира МАРАКАЕВА

* * *


А. Матросовның юбилеена багышланды. 5 февральдә барлык рәсәйлеләр өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәгенә әйләнгән Александр Матросовка 95 яшь тулган булыр иде.

Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, РФ Кораллы Көчләрнең төрләре белән таныштылар, «Рәсәйнең данлыклы уллары» дигән китап күргәзмәсен карадылар, Туган илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар. Дәрес ахырында кызлар булачак солдатларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

Гүзәл ӘСӘНОВА

* * *


Ярышта егетләребез ике командага бүленделәр һәм араларыннан үзләренә капитан сайлап куйдылар. Кемнең кем икәне ярышта күренә бит ул! Мәсәлән, 7нче сыйныф укучысы Алмаз Ваһапов үзенең төз атучы икәнен күрсәтте, атканда аңа тиңнәр булмады. «Газы» командасы булгач, егетләребез противогаз киеп йөгерүдә ярыштылар, монда инде 5нче сыйныф укучысы Марсель Салихов сынатмады. Балаларның алсуланган йөзләренә, очкынланып янган күзләренә карап, мондый чараларны күбрәк үткәрергә кирәк дигән фикергә килдем.

Олы буын кешеләрнең еш кына, яшьләр чамадан тыш бозылды, ялкау дигәннәре белән ризалашмыйм. Минем фикеремчә, балалар безнең чагылышыбыз, без әйбәт үрнәк булсак, алар да начар кеше булмаслар, дип ышанасы килә.

Илүзә Батыршина
Читайте нас: