Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
4 март 2019, 18:50

Безнең «Светлячок»та...

Балалар бакчасыннан хәбәрләр

2018нче Гаилә елы тәмамланды. Ул нәрсә белән исебездә калды?

Октябрь аенда безнең балалар бакчасында «Ел ата-анасы» бәйгесе булды, анда катнашкан бик күп әти-әниләр үзләренең иҗади карашлары һәм туган як тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендәге белемнәре белән таң калдырдылар. Балалар «Үлемсез полк»та катнашу өчен әтиләре һәм әниләре белән бергәләп карт картәтиләренең фотосурәтләрен әзерләделәр. «Үзебезнең балалар бакчасын яхшырак ит» дип аталган экологик шимбә өмәләре, «Күңел яшь булганда еллар үтү берни түгел!» девизы астында мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләгән ветераннар белән очрашу кичәсе үтте. Тәүге тапкыр көзге ярминкә оештырылды.

Менә шулай бергәләп үткәргән матур чаралар гаиләләрдә үзара җылы мөнәсәбәт булдыра, балаларда туган якны сөю, бер-береңә терәк була белү хисен тәрбияли.

А. Мөбәширова, музыкаль җитәкче,

Н. Пролипото, әзерлек төркеме тәрбиячесе
Читайте нас: