Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
1 март 2019, 17:11

Кәнәфине ничек сайларга?

Редакция почтасына килгән чираттагы сорауны бастырабыз.

«Улым тугач бала өчен автокәнәфи алу мәсьәләсе килеп туды. Чынлап та хәвефсез вариантны ничек сайларга, бәлки, балалар өчен кәнәфи сайлау буенча киңәшләр бардыр?».

К. Әбсәламов, Чишмә поселогы


Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге белгеч-эксперты Оксана Крымгужина җавап бирә:

– Балалар кәнәфие сайлаганда уңайлылык һәм машинада барганда хәвефсезлек өчен баланың буе һәм авырлыгы исәпкә алына. Зур үлчәмдәге кәнәфи сатып алу катгый тыела. 4 яшькә кадәрге балага, ул юлда ял итеп бара алсын өчен, көйләнә торганын сатып алырга кирәк. Ян яклардан бәрелүне саклау, кәнәфинең киңлеген һәм биеклеген көйләү мөмкинлеге – бик файдалы функцияләр. Товарның югары сыйфаты хәвефсезлек сертификаты (ЕСЕ R44/04) белән расланырга тиеш – ул кәнәфигә ябыштырылган зур булмаган этикетка. Әлеге сертификат автокәнәфинең махсус тест һәм тикшерү үтүен күрсәтә, анда «04» маркировкасы булу мөһим. Isofix хәвефсезлек системасы булган балалар кәнәфиен сатып алыгыз, аны автомобильгә урнаштыру җайлы һәм ул башны кинәт артка ташлаудан саклый. 0+, 0+/1, 1 һәм 2 төркемендәге авто-кәнәфиләр бишьяклы каешлар яки махсус өстәлчек белән булырга тиеш, алар бәрелгән яки кинәт тормозга баскан вакытта баланы тотып калачак. Элгече, сыгылмалы перәшкәсе һәм башка төрле җиһазлары булган тотып калучы җайланма кечкенә пассажирны машинада барганда саклаячак.
Читайте нас: