Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
28 февраль 2019, 11:01

Балачак хатирәсе

Безгә язалар

Әтиемнең фани дөньядан бакыйлыкка күчүенә 25 ел була. Аның документларын, медальләрен, хатларын яңадан барлап, караштырып утырам.

Сүзчән түгел иде әтиебез: сабыр, тыныч холыклы, төптән уйлап эш итә торган ир узаманы булды. Бала чагымда аның ачынып сөйләгән хатирәләре истә калган. Күңелне тулыштырып, йөрәкне сыкратып, төрле картиналар күз алдына килеп баса.

Әтием 1919 елда Сафар авылында гаиләдә икенче ир бала булып дөньяга аваз салган. Исемен Әхнәф дип кушканнар. Гаиләдә өченче булып туган малайга Мәрдән исемен биргәннәр. Картәтием Мостафа чатлама суыкларда район үзәгенә олау белән иген, азык-төлек ташыганда суык тидереп авырып китә. Бөтенләй аяктан егыла да, хатыны Зөбәйдәне, өч ир баланы ятим калдырып, чирдән арына алмыйча вафат була. Бу вакытта аңа

35 яшь кенә була. Барча авырлык тол хатын җилкәсенә төшә. 19нчы гасырның беренче яртысында авыл өйләрен тимер мич – буржуйка ягып җылыталар. Шул мич өстендә ашарга да пешерәләр, су да кайнаталар. Мичкә чыбык-чабык, кипкән мал тизәге, салам ягалар. Көннәрдән бер көнне әниләре эшкә киткәч, кызган тимер мич алдындагы саламга ут кабып өйдә янгын чыга. Зур абыйлары ул вакытта мәктәптә, ә Мәрдән белән Әхнәф өйдә булалар. Малайлар төтенгә тончыга башлагач идәнгә сузылып яталар. Өй эчендәге бозау да тыпырчына. Абзарда салкын булгач яңа туган бозауны өйгә кертеп бәйләгән булалар. Ул эссегә чыдый алмыйча бавын өзеп өй эчендә чаба башлый, ишек ачылып китә. Һава дулкыны килеп кергәч өй эчен ут ялмап ала, бозау да, әтием дә тышка ыргылалар. Киеме яна башлаган, бит-куллары пешкән малай аңын югалта. Ярдәмгә килеп җиткән ирләр өсләренә юеш сырма бөркәнеп өйгә керәләр һәм сәке астында качып яткан энесен эзләп табып ут эченнән алып чыгалар... Тәннәре өрелеп пешкән малайларны район үзәгенә дәваханәгә озаталар.

Бу вакытта әтигә алты, энесенә өч яшьләр тирәсе була. Дәваханәдә ул Мәрдәннең «Өшим бит, өстемә ябыгыз инде», дип өзгәләнгәнен хәтерли. Авылдан сарык йоны алып килеп баланың кабарып чиләнгән тәненә ябалар, чөнки йон йомшак та, җылы да, җиңел дә. Шулай берничә көн ятканнан соң гөнаһсыз сабый дөнья куя. Бу әрнүле хәлләрне искә алганда әтиемнең күзләре яшьләнә иде. Пешкән тәннәре төзәлсә дә, күңел ярасы төзәлеп бетми аның. Авыр кайгы кичерү сәбәпле, әниләре йөрәк чирлегә әйләнә. Уллары кулларыннан килгәнчә аңа ярдәм итәргә тырышалар.

Әти 9 яше тулгач авылдагы мәктәпкә укырга бара. Ул вакытта районда берничә генә (дөресрәге, өч: Чишмәдә, Сафарда, Арсланда) урта гомум белем бирү мәктәбе була. Җәйге ялларда ул колхозда эшләп әнисенә кием-салым юнәтергә, азык-төлек хәстәрләргә ярдәм итә. Уку елы башлангач яшүсмер малай мәктәпкә бара алмый, көз җир сөргәндә арып йокымсырап китә һәм сабан астына эләгә. Аягы каты яраланса да бирешми ул, дәваланып, төрле күнекмәләр эшләп аякка баса. Тырышып укый һәм унынчы сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлый. 1939 елның көзендә армия сафына алына. Хезмәт иткәндә «Хәрби һәм сәяси хәзерлек отличнигы» дигән исемгә лаек була, командованиедән грамоталар ала. Ирешелгән уңышлары турында авылга әнисенә хатлар яза. Әткәемнең латин хәрефләре белән язган хатларын әле булса кадерләп саклыйбыз.

Аның кайгыртучанлыгы, әнисенә булган мөнәсәбәте хат юлларында ачык күренә: «Әни, өй җылымы, ашарга-кияргә бармы, сәламәтлегең ничек, абзыкай ярдәм итәме?». Кызганычка каршы, сәламәтлеге бик нык какшаган әнисе (минем картәнием) авырып үлеп китә. Халыкара хәлләр кискенләшкән мәлдә солдат әнисен җирләргә кайта алмый. Аны соңгы юлга озата алмаганына гомере буе әрнеде ул... Тормыш вакыйгаларын үзгәртә алмаган очракта аларны ничек бар шулай кабул итү кирәктер, дип фикер йөртәм. Фани дөньяда булган хәлләр адәм балаларын уйга сала.

Канлы, аяусыз сугыш башлану белән 1941 елда әткәйне тизләтелгән командирлар курсына җибәрәләр. Ә монысы инде бөтенләй башкача тарих. Фронт юллары турында сугыштагы хәлләрне тасвирлап китап язарга мөмкин булыр иде.

Альфира Маракаева
Читайте нас: