Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
27 февраль 2019, 11:49

Без икәүбез, өч кеше өчен түләргә кирәкме?

Квитанцияләрдә язылган мәгълүматлар чынбарлыктагыга туры килмәсә

Каты коммуналь калдыклар өчен түләү квитанциясе китерделәр. Тик безнең йортта ике кеше генә (мин һәм ирем) теркәлгән, ә квитанция буенча өч кеше яши. Хәзер без өч кеше өчен түләргә тиешме?

К. Исмәгыйлева, Чишмә поселогы
Редакциядән. Чишмә районында яшәүчеләргә яңа хезмәт – каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен квитанцияләр килә башлады. Квитанцияләрдә язылган мәгълүматларның чынбарлыктагы күрсәткечләргә туры килмәве турында күпләр әйтә, кайвакыт йортта теркәлгән кешеләр саны турындагы мәгълүмат туры килми. Бу очракта гариза белән төбәк операторына мөрәҗәгать итү мөһим. Моның өчен прописка адресы белән паспорт, гаилә составы яки вакытлыча теркәлү турында белешмә кирәк булачак. Яңадан исәп-хисап ясалганнан соң киләсе айда ялгыш исәпләнгән сумма кермәгән квитанция киләчәк.

Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Чишмә поселогы, Промышленность урамы, 5 (1нче бүлмә).
Читайте нас: