Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
19 февраль 2019, 18:01

Яугир-интернационалистлар белән җылы очрашу

Калмаш авылы китапханәсе Калмаш мәктәбе белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышлап яугир-интернационалистлар белән очрашу оештырды.

Чарага Калмаш авылында туып үскән яугир-интернационалистлар чакырылды. Очрашуны Әфган сугышы турында сөйләп тарих укытучысы И. Крымов ачып җибәрде. Балалар чарага килүчеләргә әдәби монтаж күрсәттеләр. Мәктәп директоры Р. Байков һәм Ярми авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Х. Исмәгыйлев чыгыш ясадылар. Әлбәттә, яугир-интернационалистларның үзләренә дә сүз бирелде.

М. Башмаков, Р. Карачурин, Р. Ибраһимов, А. Башмаков ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

Бу юллар авторы тематик китапларга күзәтү ясады һәм Айнур Карачуринның әтисе Радик Карачуринга багышланган «Безне вакыт сайлады» иншасын укып ишеттерде. Арытаба «Куштирәк» фольклор коллективы чыгыш ясады.

Очрашу авыл Мәдәният йорты янындагы һәйкәл кырында дәвам итте. Ветеран-интернационалистлар һәм балалар бер минут тын торганнан соң обелискка венок һәм чәчәкләр салдылар. Аннан соң барысы бергә китапханәдә бәйрәм табыны янына җыелдылар. Яшьләр эшләре буенча белгеч К. Исмәгыйлева авыл Советы исеменнән истәлекле бүләкләр бирде, ә китапханәче буклетлар һәм чәчәкләр тапшырды.


Р. Хөсниярова, Калмаш авылының әйдәүче китапханәчесе
Читайте нас: