Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
16 февраль 2019, 17:02

Чәк-чәкне бар да ярата

Чишмә поселогыннан гәзит укучыбыз Ләйлә Әюпова «Икмәк-тоз» бәйгесенә җибәргән рецепт.

Кирәк булачак: 10 йомырка, 3 стакан он, бер чеметем тоз, ярты чәй калагы сода, ширбәт әзерләү өчен 1:1 нисбәтендә бал һәм шикәр комы.

Йомыркаларны тоз һәм сода кушып миксер белән күпертәбез. Аз-азлап он салып болгатып (агач кашык булса яхшырак) йомшак камыр ясыйбыз, ул кашыкка ябышмаска тиеш. Камырны куна тактасына бушатып 0,5–0,8 мм калынлыкта җәябез. Аннары өстенә бераз он сибеп, сөлге белән каплап бер сәгатькә калдырабыз. Арытаба җәймәне 1,5 см киңлектәге тасмаларга бүләбез һәм һәр тасманы 0,5 мм токмач сыман итеп кисәбез. Кисеп бетергәч пешерә башларга була, кипмәсен өчен өстен сөлге белән каплап торыгыз. Үсемлек мае салынган тирән кәстрүлне ут өстенә куябыз. Май чәк-чәк йөзеп йөрерлек итеп салынырга һәм артык кайнар булмаска тиеш. Бу бик мөһим. Төшләрне салыр алдыннан онын коеп иләп алабыз. Майга салгач әкрен генә болгата-болгата алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Киләсе порцияне салганда майны бераз суытып алырга кирәк. Шулай итеп кискән төшләрнең барысын да пешереп бетерәбез.

Ширбәт өчен балны шикәр комы белән бутап сүрән утта кайнатабыз, әзерлеген салкын суга тамызып карап беләбез, җәелеп китмәсә, тамчы рәвешендә калса, ширбәт әзер. Аны чәк-чәк өстенә агызып болгатабыз, аннары әзер чәк-чәкне тәлинкәгә яки подноска өеп куябыз.

Ләйлә ӘЮПОВА, Чишмә поселогы

Читайте нас: