Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
12 февраль 2019, 16:06

Картәниләр рецепты буенча бәлеш

Ял көнендә зур, тату гаиләбез белән чираттагы тапкыр табын артына утыргач, «бәлеш» ризыгының килеп чыгышы турында уйландым.

Чөнки бездә бер генә бәйрәм дә бәлешсез үтми бит.

Татар кухнясы бик бай, анда йөзләгән, хәтта меңләгән рецепт бар, әмма бу гел шулай булмаган. Эш шунда ки, борынгы заманнарда татарлар күчмә халык булган. Нәкъ шуңа күрә алар нигездә туклыклы һәм һәрвакыт кул астында булган ризык – ит белән тукланган. Татар кулинариясе нигезен әле булса итле, камырлы ризыклар, өреле шулпалар, итле ашлар тәшкил итә.

Бәлеш тышын бодай оны салып төче камырдан басканнар. Эчлеген майлы ит (сыер, каз, үрдәк итләре, казның баш-аяклары), тары, дөге ярмасы һәм бәрәңге кушып, төрлечә әзерләгәннәр. Суган һәм борыч-тоз белән тәмләткәннәр. Түгәрәк бәлеш тирмә өстен хәтерләткәнгә күрә, аның уртасындагы тишекне төнлек дип атаганнар (тирмәдә төтен юлы дигән мәгънәдә). Аны табага салып, озак кына мичтә тотып пешергәннәр. Бәлешнең төбе кызарып пешүгә, сусыл булсын өчен эченә ит шулпасы салганнар. Шуңа күрә аны шулпалы бәлеш дигәннәр.

Камыры атланмай яисә маргарин, җылы су, тоз һәм он салып басыла. Аны ике өлешкә бүләбез һәм беренче кисәген чуен таба төбенә җәябез, өстенә алдан әзерләп куелган эчлек (әнис орлыгы, суган кушылган, ваклап туралган ит-бәрәңге) салабыз. Камырның икенче кисәген җәеп бәлешнең өстен каплыйбыз һәм читләрен бөреп чыгабыз. Уртасына пар чыгып тору һәм пешеп чыгарак шулпа салу өчен тишем ясыйбыз, аның өстен шар сыман итеп түгәрәкләп камыр белән каплап куябыз. Ул камырны ашарга ярамый, ашасаң сер тотмас кешегә әйләнәсең, дигән ышану бар.

Бәлешне мичтә өч сәгать пешерәләр.

Мин 3–4 сыйныфта укучылар арасында сорашу үткәрдем, анда 57 бала катнашты. Сорашу йомгаклары буенча бу ризык белән 50 бала таныш, һәм аларның яртысы гына бәлешкә нәрсәләр салынуын белә. 29 укучы бәлешне әни, 21е – картәни, 1се апа пешерә, дип җавап бирде.

Гөлназ Насыйрова, Чишмә авылы


  • «Икмәк-тоз» бәйгесе дәвам итә. Сездән үзегез яратып әзерләгән ризыклар рецептын көтеп калабыз. Фамилиягез, исемегез һәм адресыгызны күрсәтергә онытмагыз. Хатларны түбәндәге адрес буенча редакциягә: Чишмә поселогы, Типография тыкрыгы, 1; электрон адреска: [email protected]; «ВКонтакте»да безнең төркемгә (https://vk.com/rodnikplus) җибәрә аласыз. Җиңүчеләр бүләк алачак.
Читайте нас: