Редакциягә ул район гәзитенең «Ленин юлыннан» дип аталган элекке басмасын алып килде. Бу санның беренче битендә Чишмә шикәр заводы хезмәткәрләре фотосурәте, алар арасында Ләйлә Абдулла кызы да бар.
– Гәзитне иртән сигездә курьер китерә, шуңа күрә, көнем район гәзитен укудан башлана дип әйтергә мөмкин, – диде ул.
Үз хуҗалыгында ул тавыклар асрый, чәчәкләр үстерә, февральдә яшелчә орлыклары чәчәргә планлаштыра.