Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
12 февраль 2019, 16:30

Активларга бүләккә – ял

Урамда чатлама суык булганда кояш, диңгез һәм күңелле ял турында искә алу бик урынлы.

Җәйге каникуллар күптән үткән, әмма сәяхәтләр, яңа танышулар һәм күңелле ял турындагы хатирәләр озакка хәтердә калган.

Бу җәй Пионерлар һәм укучылар йортында укыган ике бала өчен дә истәлекле булды. Аларга бәйгеләрдә катнашып «Орленок» Бөтенрәсәй балалар үзәгенең профиль сменасына юллама алу бәхете елмайды.

Калмаш мәктәбе карамагындагы «Крайны өйрәнүче» берләшмәсендә шөгыльләнүче Ринат Мамаев туган як табигатен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә. Ул район һәм республика бәйгеләрендә күп тапкыр җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган. Шуның белән Бөтенрәсәй балалар үзәге «Орленок»ның «Стремительный» лагерена «Ачышлар дөньясы» Рус география җәмгыятенең профиль сменасына юллама алуга лаек булган. Балалар 31 майдан 21 июньгә кадәр география дөньясына «чумганнар», метеорология, картография, экология, палеонтология, микробиология һәм башка төрле катлаулы һәм кызыклы һөнәрләр өлкәсендәге әйдәүче белгечләр белән осталык классларында катнашканнар.

– Без фәнни квестларда булдык, тирә-як мохитне күзәттек, туризм, океанология, туфрак фәне, экология нигезләрен өйрәндек, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты укучы. – Билгеле сәяхәтчеләр, кеше аягы басмаган табигать фотографлары, журналистлар, Рус география җәмгыяте әгъзалары белән иҗади очрашулар аеруча кызыклы булды. Без шулай ук яңа кинолар карадык, ат чабышларында, концертларда катнаштык, су кердек һәм кояшта кызындык.

1нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы, «Инсайт» психология клубында шөгыльләнүче Юлия Аверьянова районда үткән чараларда һәм акцияләрдә актив катнаша, ул волонтер, район һәм республика бәйгеләре һәм олимпиадаларында призлы урыннар алучы һәм җиңүче. Юля «Орленок» Бөтенрәсәй балалар үзәгенең «Комсомольский» лагерена юллама алган.

– 17 июльдән 7 августка кадәр профильле лидерлар сменасында булдым, анда үзем өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдым, бу белемнәрне тәҗрибәдә кулланып карадым, – дип сөйләде кыз. – Минем отрядта төрле шәһәрләрдән килгән, төрле кызыксынулары булган балалар бар иде. Смена буена дусларымның акыллылыгына, белемгә омтылучанлыгына таң калдым. Кемдер биологияне тирәнтен өйрәнә, күпләр спорт: йөзү, атлетика, кыя тауга менү, сыбай йөрү белән һөнәри шөгыльләнә. Алар белән аралаша алу мөмкинлеген бәхет, дип саныйм. Минем өчен иң мавыктыргычы укытучылар белән шөгыльләнү булды. Аспирантлар һәм профессорлар килде, алар безнең белән сынаулар үткәрделәр, бу шөгыль безне күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Соңгы сынау «Япа-ялгыз» дип аталды, без үзебез, киләчәгебез, шәхесне ничек аңлавыбыз турында уйланып 1,5 сәгать вакытыбызны пляжда үткәрдек. Мин тормышка карашым, күп гамәлләрем турында уйландым, күп нәрсәгә мөнәсәбәтем үзгәрде. Аннан үзем җавап эзләгән күп сораулар белән кайттым. Хәзер үземнең ни теләгәнемне яхшы беләм.

Пионерлар һәм укучылар йортында йөзләгән малай һәм кыз яраткан эшләре белән шөгыльләнә: рәсем төшерә, җырлый, төрле әйберләр ясый, тикшеренү эшләре алып бара... Һәм алар мотлак рәвештә нәрсәгәдер ирешәчәк!
Читайте нас: