Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
6 февраль 2019, 13:45

Йорт төзер идем, тик акча җитми…

Бу сорауга Чишмә районы хакимиятенең баш белгече Алсу Пугасей җавап бирә.

«Хатыным һәм ике балам белән Чишмә районындагы бер авылда әти-әни йортында яшибез һәм үз йортыбызны төзергә телибез. Нинди дә булса ташлама алуга өмет итә алабызмы?».

А. Кәримов


Бу сорауга Чишмә районы хакимиятенең баш белгече Алсу Пугасей җавап бирә.

– Авылда яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән «Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарын көйләү» Дәүләт программасының «Башкортстан Республикасы авыл биләмәләренең тотрыклы үсеше» программа пункты 2014 елдан башлап гамәлдә.

Даими рәвештә авыл җирендә яшәгән (яшәү урыны буенча теркәлгән); авыл җирендә хезмәт килешүе буенча эшләгән (чарада катнашучылар – социаль түләү алучылар исемлегенә кертелгәч кимендә бер ел) яисә шәхси малтабарлык белән шөгыльләнгән (төп эш урыны); торак төзү (сатып алу) бәясеннән 30% күләмендә үз акчасы һәм (яисә) заем чарасы булган гражданнар, шул исәптән яшь гаиләләр һәм яшь (35 яшькә кадәр) белгечләр социаль түләү алуга хокуклы.

Алар авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан Рәсәй Федерациясе Торак кодексының 51нче маддәсендә билгеләнгән нигез буенча даими яшәү урынында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган булырга тиеш.

Арытаба документлар һәм билгеләнгән формадагы гариза белән түбәндәге адрес буенча муниципаль район хакимиятенә мөрәҗәгать итү мөһим: Чишмә поселогы, Киров урамы, 50, 5нче бүлмә. Социаль түләүләр бирү тәртибе авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту өчен Башкортстан Республикасы муниципаль районнары бюджетларына субсидияләр бирү кагыйдәләренә ярашлы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2015 елның 20 февралендәге 49нчы санлы Карары белән расланган. Бу турыда тулырак мәгълүмат – район хакимияте сайтындагы бүлектә: <Деятельность>/<Все виды деятельности >/ <Жилищные программы> https://chishmy.bashkortostan.ru/activity/13193/.

Әлеге Программага кертелгән гражданнарга Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2018 елның 19 августындагы 451нче карарына кайбер үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итәбез. Кагыйдәләрнең 2.19нчы пунктына түбәндәге эчтәлектәге үзгәреш кертелде: «Башкортстан Республикасы муниципаль районнары хакимиятләре ел саен 1 июльгә кадәр Программа барышында социаль түләү алу юлы белән торак шартларын яхшыртырга теләк белдергән гражданнарга Кагыйдәләрнең 2.17 пунктында билгеләнгән документларны китерү мөһимлеге турында хәбәр итү, шулай ук әлеге документларны тикшерү буенча эш оештыра. Бу эш хәбәр итү фактын һәм көнен расларга мөмкинлек биргән ысул белән гамәлгә ашырылырга тиеш». Гражданин хәбәрне алганнан соң бер ай эчендә Кагыйдәләрнең 2.17 пунктында билгеләнгән документларны муниципаль район хакимиятенә китермәгән очракта муниципаль район хакимияте бу гражданинны программада катнашучылар исемлегеннән чыгару турында карар кабул итәргә хокуклы.

  • Белешмәләр өчен телефон 8 (34797) 2-06-77.

Читайте нас: