– Вакытым юк, 72 яшьтә булуыма карамастан, хладокомбинатта эретеп ябыштыручы булып эшлим, – диде яшь чырайлы күренгән Илдус Мөдәррис улы, – тормышым күңелсез түгел, 1964 елда Чишмәгә күчеп килдем. 1986 елда АЭСта һәлакәт булгач, 36 яшемдә Чернобыльга бардым. Гәзиткә ел саен язылам, приз алу өчен түгел, гәзитләр күп булса да, район гәзите берәү генә, ул хатыным белән миңа районда гына түгел, шулай ук авылларда булган вакыйгалар үзәгендә булырга ярдәм итә.