Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
28 гыйнвар 2019, 12:30

Район гәзитеннән – тостер

Яңа ел алдыннан район гәзитеннән бүләк уйнатканда Чишмәдә яшәүче 86 яшьлек Маһисрур Идрисова тостер отты.

Бүләкне алу өчен редакциягә аның кызы Раушания Дәүләтшина килде.

– Әнинең бүләк отуы турында миңа китапханәдә, район гәзитенең яңа санын алырга килгәч хәбәр иттеләр, – диде Раушания Тәлгать кызы. – Әни гәзитне күп еллар ала һәм башыннан азагына кадәр укып чыга. Тумышы белән ул Стәрлебаштан, яшь чакта Чишмәгә эшкә килгән, аннары әтине очраткан, кияүгә чыккан һәм биредә төпләнеп калган.

Маһисрур Гыйззәтулла кызы күп еллар мәктәптә физика укыткан, тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, әлеге вакытта аның дүрт оныгы һәм бер туруны бар.
Читайте нас: