– Беркайчан да лотерея сатып алганым юк, – диде әбунәче. – Ә менә район гәзите бүләк уйнатканда уңыш минем якта булды – бүләк алу күңелле! Өстәвенә, гәзиттә бүләк уйнату нәтиҗәләре турында укыганда үз фамилиямне күрмәгәнмен. Бу турыда эштә хезмәттәшләрем әйтте.
Виталий Федорович насос җайланмалар машинисты булып эшли, пассажир поездларына ягулык сала. Тормыш иптәше Зәлимә Хәмит кызы – ашыгыч ярдәм фельдшеры. Якушевлар «Чишмә» гәзитендә, барыннан да элек, район тормышы, танышлары турындагы мәкаләләрне укырга яраталар.
– Спорт яңалыкларын һәм белдерүләрне укымыйча буламыни! – диде В. Якушев. – Үтүк өчен рәхмәт, хуҗалыкта кирәге чыгар.