Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
25 гыйнвар 2019, 14:21

Шикәр заводы бистәсендә медпункт булачак!

Гәзит укучыбызның соравына Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров җавап бирде.

«Шикәр заводы бистәсендә күптәннән медпункт юк. Биредә олы яшьтәге пенсионерлар, инвалидлар яши, аларның шәхси транспорты да, район поликлиникасына бару өчен физик мөмкинлекләре дә юк. Дәвалану билгеләгәч, укол ясарга, система куярга кирәк – моның өчен янәдән поликлиникага бару мөһим. Медпункт үзебездә булса, бистәбездә яшәүчеләр өчен бик уңайлы булыр иде».

Р. Кәримова,

Чишмә поселогының шикәр заводы бистәсендә яшәүче


  • Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров җавап бирә:

– Халыкның күп санлы үтенече буенча 2019 елда шикәр заводы бистәсендә медпункт ачу планлаштырыла. Чынлап та, биредә яшәүчеләрнең күбесе өлкән яшьтәгеләр, аларга еш кына медицина ярдәме таләп ителә, ә бу яшьтә барысы да поликлиникага бара алмый.

Бина сайланды инде, ул мәктәптә урнашкан. Сәламәтлек сагының санитар нормалары буенча медпунктка керү ишеге аерым булырга тиеш, шулай ук процедура ясау, кабул итү һәм көтү бүлмәләре ясау ниятләнә. Әлеге вакытта капиталь ремонт үткәрү өчен проект-смета документациясе төзелә. Ремонтлау һәм кирәкле җиһазлар сатып алу чыгымнарының бер өлешен муниципалитет үз өстенә ала, калганын Чишмә үзәк район дәваханәсе түли. Медпункт ел дәвамында капиталь ремонтланачак һәм төзекләндереләчәк.
Читайте нас: