Бу тантаналы бәйрәмгә Зәкия һәм Зөлфир Шәймөхәммәтовлар, Резеда һәм Радик Фәезовлар, Тәскирә һәм Зинфир Имаевлар чакырылды. Бу көнне аларга бик күп җылы сүзләр әйтелде. Алкин авыл Советы биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева юбилярларга Мактау грамоталары, ә «Нерал-Чишмә» җәмгыяте вәкиле Дилә Фәхретдинова истәлекле бүләкләр тапшырды. Авыл Мәдәният йорты коллективы әлеге чарага килүчеләр өчен бәйрәм программасы әзерләде, төрле уеннар үткәрде, призлар уйнатты. Әлбәттә инде, Кыш бабай да килде.