Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
23 гыйнвар 2019, 14:19

Яңалыклардан һәрвакыт хәбәрдармын

Район гәзитен күптәннән укучы Миңсылу Фәттахова да бүләк отканнан соң үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты.

– Бүләк уйнатканда миңа хуҗалыкта кирәкле әйбер – бизмән чыкты. Редакциядә бүләк көтүе турында район гәзитеннән укып белдем. Бу басмага 40 ел язылам. Гомер буена башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем, – диде Миңсылу Фәттахова. – Беренче чиратта укытучылар, мәгариф системасы турында укыйм. Соңгы вакытта авыллар турында, суүткәргечләрне, юлларны, авыл Мәдәният йортларын ремонтлау турында күбрәк язылуы күңелгә ятышлы. Гомумән алганда, район гәзитендә төрле мәгълүмат бар, районда һәм республикада булган яңалыклардан һәрвакыт хәбәрдармын.
Читайте нас: