Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
23 гыйнвар 2019, 12:27

Яңа елны күңелле итеп, бергәләп каршыладык

Безнең Чишмә авылында 2016 елда ачылган «Толпар» балалар мәйданчыгы бар.

Биредә җәй балалар рәхәтләнеп уйный, ә кыш ул буш тора иде.

Авыл Советының Яңа ел алдыннан үткән чираттагы сессиясендә авыл халкы өчен бәйрәм үткәрү турындагы мәсьәлә күтәрелде. Авылдашлар белән киңәшләшергә карар ителде: мессенджерда чат булдырдык (хәзер ул һәркемнең кесә телефонында бар), барысы да шунда кушылды һәм актив рәвештә тәкъдимнәр җибәрә башладылар. Бертавыштан яңа ел чыршысы куярга һәм шугалак ясарга карар ителде. Яшел купшыкайны гирляндалар һәм уенчыклар белән бизәү өчен 100әр сум акча җыйдык. Хәзер акчаны да онлайн җыярга була. Техника могҗизасы! Чишмә авыл Советы депутаты Ринат Янбарисов чыршы һәм электр баганасы утырту өчен чокыр казыды. Авылда яшәүче Зөһрә Байбурина бакчасында үскән чыршыны китертү өчен депутат Илдар Янбарисов түләде. Чишмә авыл Советы башлыгы Илгиз Уразмәтов мәйданчыкны яктыртуга кирәк-яраклар бирде. Өстәмә чыгымнарга акча халыктан җыелды.

Электриклар ут тоташтырдылар һәм чыршыга гирляндалар куйдылар. Арытаба балалары белән яшь әниләр, лаеклы ялдагылар килеп чыршыны бизәделәр.

Кызганыч, боздан сыннар ясый алмадык, чөнки бу кыйммәткә төшә, тау өяр өчен дә кар булмады. Әмма янгын сүндерүчеләр, авылыбызның ир-атлары, депутатлар ярдәмендә уртак көч белән шугалак ясалды. Яңа елда сәгать уклары уникене сукканнан соң, авыл халкы, һава торышы салкын булуга карамастан, чыршы янында җыелды. Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады: 6 гыйнварда балалар һәм өлкәннәр «Яңа ел чыршысы янындагы маҗаралар» тамашасын карадылар. Кыш бабай (А. Мәһәдиев), Карсылу (А. Кувшинова) һәм аларның ярдәмчесе (Д. Мәһәдиева) үзләре белән бүләкләр алып килделәр, кызыклы уеннар үткәрделәр.

Яңа 2019 елны каршылау өчен мәйданчык ясаганда кулдан килгәнчә булышканнарга, матди ярдәм күрсәткәннәргә зур рәхмәт. Шугалак ясауда катнашкан Рәфыйк Байбуринга, Илмир Бәшировка, Алик Мәһәдиевка, Ирек Камалетдиновка, Артур Хәсәновка, Рөстәм Хәсәновка, Илдар Янбарисовка һәм башкаларга аеруча рәхмәт.

Чишмә авылы халкы Яңа елны каршылау бәйрәмен арытаба күркәм гореф-гадәт итәргә ниятли.


Диләрә Мәһәдиева, Чишмә авылы китапханәчесе
Читайте нас: