– Әнигә 71 яшь, ул район гәзитен 30 елдан артык ала, язылмый калганын хәтерләмим. Бу гадәткә кергән, әни гәзит килүен түземсезләнеп көтеп ала. Район тормышы турындагы мәгълүматларның күбесен ул гәзиттән укып белә. Аның өчен район гәзите – тышкы дөнья белән элемтә, социаль темаларга язылган, нинди дә булса проблема яктыртылган, пенсия реформасы турындагы мәкаләләр аеруча кызыксыну уята.